Рөстәм Миңнеханов: Төрекмәнстан лидеры безгә дуслык билгесе итеп бер ике алабай җибәрде
Төрлесе

Рөстәм Миңнеханов: Төрекмәнстан лидеры безгә дуслык билгесе итеп бер ике алабай җибәрде

Хәзер Акдусның дуслары бар - Алабай белән Аладжа!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр иткәнчә, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов дуслык билгесе итеп аңа ике алабай җибәргән.

«Хәзер Акдусның дуслары бар - Алабай белән Аладжа! Төрекмән халкы лидерына зур рәхмәт! Алабай Төркмәнстанның милли горурлык символы санала. Мондый бүләк алу - безнең өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» - диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев