«Сабантуй» ял паркында  спорт-күңел ачу уеннары узды
Төрлесе

«Сабантуй» ял паркында спорт-күңел ачу уеннары узды

Катнашучылар дәртләнеп ярыштылар, үзләренең физик мөмкинлекләрен генә түгел, гаҗәеп ихтыяр көчен дә күрсәттеләр

«Хыял» яшьләр үзәге «Сабантуй» ял паркында  мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт-күңел ачу уеннары уздырды. 

Катнашучылар дәртләнеп ярыштылар, үзләренең физик мөмкинлекләрен генә түгел, гаҗәеп ихтыяр көчен дә күрсәттеләр. Аларның елмаюлары кояштан да яктырак балкыды, ә бер-берсенең ярдәме яңа җиңүләргә илһамландырды. Янәшәдә тугры дуслар һәм фикердәшләр булганда, бернинди киртәләр дә куркыныч түгеллеген исбатлады алар.

 


"Хыял"

Нет комментариев