Төрлесе
“Сабантуй” ял паркын матурлый торалар ... (+фоторепортаж)
Балтач бистәсенең "Сабантуй" ял паркын матурлыйлар, төзекләндерәләр, дип яза торабыз.
Бу көннәрдә андагы үзгәрешләрне барып та күрдек. Якшәмбе көн булуга карамастан, балаларын алып килүче бер гаиләдән һәм дә җәйге чаңгысын үзенә буйсындырырга тырышкан, шашка-шахмат уйнау буенча алдынгы кызыбыз Гөлшан Сөләймановадан кала ял итеп йөрүчеләр әллә ни күренми. Балалар өчен уен корылмалары алып кайтып куялар, аларны төзеп-корып бетерсәләр, менә дигән балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Әле паркта башкарасы эшләр хәйран, аның каравы беседкаларны көнбагыш чүбе, тәмәке төпчеге бизи башлаган инде. Һәр утыргыч саен чүп савытлары куелган, ул көнбагыш чүбен дә пакетка алып барып, соңыннан ташлап була, югыйсә. Парк тиешенчә эшләнеп беткәнче кайберәүләр чисталык кагыйдәләрен өйрәнә торсалар әйбәт булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев