Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Салавыч авылында яшәүче Фатыйховлар гаиләсе ел саен җиңү яулый

Бүген редакциябездә күңелле вакыйга булды, баш мөхәрриребез Вакыйф Зәкиев "Татмедиа" җәмгыяте үткәргән бәйгедә җиңү яулаган Илшат Фатыйховны ихластан котлап, рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Абунәчебез "Татмедиа"да үткән лотерея уенында Кукмара табалары отса, зур суммада газета-журналларга язылучы буларак та аерым бүләккә лаек булды.

Илшат "Татарстан" җәмгыяте амбарында машинист булып эшли. Басу-кыр эшләренең кызган вакыты, көч-хәл белән килергә үгетләдек үзен.

- Тормыш иптәшем Зөбәрҗәт укытучы кеше, Салавыч мәктәбендә директор урынбасары. Андый вазыйфаны башкарган кешегә укымышлы булу, дөнья хәлләрен белеп тору бик кирәк. Ә "Татмедиа"ның газета-журналлары нәкъ менә алдынлы карашлы кешеләр өчен бик файдалы. "Мәгариф" журналы исә көндәлек эш барышында ярдәм итүче.

12 яшьлек уллары Булат та яшьләрчә чыгучы "Ялкын" журналын яратып укый, 5 яшьлек кызлары Наиләнең аллы-гөлле бизәкле "Салават күпере" журналына исе-акылы китә. Илшат үзе безнең "Хезмәт"не ошата.

- Миңа җайлы газеталар ошый, тотып укырга да җайлы булсын, гади, аңлаешлы тел белән дә язылсын, кызык та булуы кирәк. "Хезмәт" нәкъ менә шундый. Бер сулышта укылып бетә, килгән көнендә үк эшне бетереп куясың, калын газеталарны башка көнгә калдырырга туры килә, кызыгы югала.

Мондый җиңүләребездә тормыш иптәшемнең әнисе Җәмилә Сибгатуллинаның роле зур , дип тә өстәде. Бәйге игълан иткәннәр икән, катнашырга кирәк, дип, гел этәреп тора. Җәмилә апа җәмәгать эшләрендә актив катнашучы мәгариф ветераны, үзе дә "Татмедиа" матбугатын яратуп укучы.

Илшатның газета-журналларны яратуы юкка түгел, әнисә Тәнзилә ханым озак еллар почта таратучы булып эшләде, бу гаилә балалары типография исен тоеп, авыл халкының әниләрен ничек көтеп алуларын күреп, шул рәвешчә әлеге хезмәтнең мөһимлеген аңлап үсте. Татарстан җәмгыятенең алдынгы шоферы булып, Мактаулы исем белән лаеклы ялга чыккан әтисе Равил абый да Тәнзилә апаның эшен аңлап, хезмәтен тыныч күңел белән башкарырга мөмкин кадәр ярдәм итеп яшәгән кеше.

Фатыйховлар ел да газета-журналларга языла, һәр елны әлеге бәйгедә катнаша һәм ел саен җиңү яулый, берсеннән-берсе күркәм бүләкләр ота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250