Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Салым түләргә 40 көн калды

2015 ел өчен салымны 2016 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Билгеле булганча, быел 2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнары түләнә. Түләү вакыты да үзгәрде. Салымнарны быел 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак. Түләү кәгазьләре килә башлады. Ә "Личный кабинет налогоплательщика"дан файдаланучыларга салым түләү өчен белдерү кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Түләү кәгазьләрен электрон рәвештә алучыларга почта аша кәгазьләр җибәрелмәячәк. Тагын бер яңалык: 2015 ел өчен торакка салым кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу исәпләүләр әкренләп гамәлгә керәчәк. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәк.
2016 нчы елның 1 ноябренә кадәр уведомлениеләр алмасагыз, кичекмәстән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез һәм салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмагыз, дип киңәш итәләр салым хезмәткәрләре.
Фото: time56

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250