Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Шатландырып мине рухым өчен һәр көн саен дога кылыгыз

Шеңшеңәр авылында туып-үскән туганым Гиният улы Ильяс абыйның якты истәлегенә багышлап язылды

Бары сезгә диеп бәет яздым, 
Укыгыз сез, авыр булса да.
Аралардан иртә китте шул дип, 
Күңелегез сызлап торса да.

Тормыштан мин бик канәгать идем,
Бары булды үскән чакта да. 
Урамнарда уйнап туймас идем
Кичләр җитеп, кояш батса да. 

Җәй җитүгә чыгып китәр идем,
Бозау арканларга, болынга.
Тау башыннан төшми ята идем 
Җиләк-җимеш җыеп кулыма.

Үсмер чагым бик тиз үтеп китте, 
Челтерәп аккан чишмә суыдай. 
Буйга җиткәч, гаилә төзеп куйдым,
Сөюем булды кояш нурыдай.

Язмыш бирде безгә сынавын да, 
Үтеп бардык сынмый, егылмый.
Көтмәгәндә үлем килеп тотты,
Үлем бит ул безне санламый.

Китеп бардым, үзем сизми калдым,
Нишләтим соң, шулай язгандыр. 
Өстә язылганнан узып булмый, 
Йөрәккәем яшәп талгандыр.

Уйлар, хыяллар... Бар да калды,
Минсез калды торган нигезем.
Альбинам, улым, кызым калды,
Барыгыз да минсез бүгеннән.

Яшәмәдем түгел, яшәдем мин, 
Күпне күрдем, күпне өйрәндем. 
Бу дөньяга чиксез рәхмәтлемен,
Артык булып бер дә йөрмәдем.

Быел инде язлар минсез килер...
Кайтыр микән киткән кошлар да. 
Сандугачлар кунып сайрар микән, 
Өй каршында безнең талларда.

Туганнарым, абый-апаларым,
Сагынып мине искә алыгыз.
Күз яшьләре генә тик түкмәгез,
Матур итеп истә тотыгыз!

Язмышлардан узмыш юк диләр шул,
Бүген менә шуңа инандым.
Тәгәрәпләр китә икән бит ул,
Күз каршыннан барлык булганын.

Февраль аенда туып мин,
Шулай ук китеп барам..
Эх, якыннар, белегез сез, зинһар 
Һәр көннең кадерләрен!

Ачу тотып миңа сез калмагыз,
Бар белгәнем - яхшылыкта иде. 
Язлар җитеп, хәтфә үлән чыккач,
Каберемә минем килегез...

Каберләрем өсләренә минем
Утыртыгыз матур чәчкәләр.
Җәйнең эссе көннәрендә инде 
Чәчкәләргә сулар сибегез.

Шатландырып мине, рухым өчен
Һәр көн саен дога кылыгыз.
Искә алып мине сөйләгәндә,
Суынмасын кунел жылыгыз!!!

Шеңшеңәр авылында туып-үскән туганым Гиният улы Ильяс абыйның якты истәлегенә багышлап язылды. Урыннары җәннәттә булсын.

Рәзинә Гыйматдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев