Төрлесе
Сайлау алды кампаниясе Балтачта үз эшен җәелдереп җибәрде
Район күләмендәге мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара.
ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән бу эшчәнлек уңаеннан районнарга чыгып, театральләштерелгән һәм иҗади очрашулар оештырылып килә.
Арча районының мәдәният хезмәткәрләре 2нче июльдә Кенә авылы клубында, ә безнең үзешчәннәр 9ында Пөшәңгәргә барып концертлар куйдылар. Әлеге телгә алынган ике авыл клубы да соңгы елларда "Авыл клублары төзелеше" программасы буенча салынган биналар.
16нчы июль көнне Казаннан килгән бертөркем язучылар белән очрашу үткәрелде.
15нче августта Изге Болгар җыенында Бөтенрәсәй тарихи фестивалендә катнашу планлаштырыла. Шулай ук районара кара-каршы очрашуларны дәвам итеп, сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрының "Йолдызлы малай" спектакле килүе көтелә.
Фото: http://tidc.ru/novosti/politics/predvyibornaya-kompaniya-v-tverskoy-oblasti-prohodit-dostatochno-vyalo.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев