Шеңшеңәр җирлегенең Рәхмәт әбисе
89 яшьлек Әминә Гыйләҗева рәхмәтле булып яшәүне савап дип саный
Ор авылына Балтач ягыннан кергәндә, сул яктагы өйләрнең берсендә Әминә Гыйләҗева исемле ягымлы гына әбекәй яши. Рәхмәт әбисе дияр идем мин аны. Редакциябезгә гел рәхмәт сүзе, рәхмәт хатлары гына ирештерә, уфтанганы да сизелми, зарлануны да белми. Гомере буе хуҗалыкта эшләгән, авыр хезмәтне дә тарткан, барысына да күнеккән. Сугыш чорында урман кисүләрен әле дә аермачык хәтерли.
– Бик авыр иде урман кисүләре, исемә төшсә, тәннәрем чымырдап куя, сиздермим генә, – ди Әминә апа. – Берничә кыз, имеш, өс-башны карарбыз, дип киткән идек Киров ягындагы Молотов урманына, эшләгән акчабыз ашарга да җитмәде, качып кайттык. Шәмәрдәнгә кадәр поезд белән бардык, аннан җәяү киткән идек, караңгыда бер чокырга төшеп тулдык, бер-беребезне өстери-өстери көчкә мендек. Ачлы-туклы иң авыр эшләрдә эшләп тә исән калдык, Аллага шөкер. Урагын да урдык, көлтәсен дә бәйләдек, ике урман арасында йоклап, тәгәрмәчтәге суларны җыеп, сөзеп, чәйләр кайнатыр идек...
Тормыш иптәше Фәрит белән дә урман кавыштыра. Саба ягына Нургали урманнары утыртырга баргач танышалар алар, икесе дә Ор авылыннан, шунда очрашканнар, бер-берсен ошатканнар. «Радиодан Нургали урманнары дип җырлыйлар, беләләр микән без утырткан урман икәнлеген?!», дип көлемсерәп куйды әбекәй. Балалары белән юана инде ул. Олысы Илгиз Казанда яши, төрле җитәкче урыннарда эшли, кызы Гүзәлия Чаллы каласында күренекле балалар табибәсе, «атказанган табибә ул минем кызым», ди Әминә апа. Кечесе Илдар Яшел Үзән районында спорт остасы. Киленнәрен бик ярата Әминә апа, ул аларга гел рәхмәт укый. «Юасы киемнәремне җыеп алып китәләр, ялт иттереп алып кайталар», – ди.
Өч класс белем белән генә калган бала мин, – дип дәвам итте сүзен Әминә апа. – Нәнә авыргач, укый алмадым. Күп бала үстек, нәнә төпчек баласын алып кайтты да, шуннан тернәкләнә алмыйча, якты дөньялардан китеп тә барды. Әти икенче хатынга өйләнде, ул да балаларын ияртеп килде (инде бу урында үги әниле катлаулырак тормыш башлана, дисәң, юк икән, Рәхмәт әбисенең күңеле шулкадәр киң, менә ниләр әйтте ул үги әнисе хакында, – авт.). Үги әнием гаҗәеп яхшы кеше иде, биләүдә калган энемне кадер-хөрмәт белән карап үстерде, мин тормышка чыккач, үзе пешергән кайнар мич ризыкларын төреп миңа кертер иде, Марзияга (үз кызы) бармаган әле, Мөсли тыкрыгыннан гына чыктым да, туры сиңа кердем, кызым, ди торган иде мәрхүмәкәем. Кияүгә биргәндә дә бирнәмне әзерләде, хәер-фатихасыннан калдырмады, барыбызга да рәхимле иде, аның белән ким-хур булмады, авылда хөрмәт кенә казанды. Иң төпчек энем Гыйльфан бер яшьлек иде ул килгәндә, һич авырсынмый, үз баласыдай бакты энемне.
Әминә апа тормыш иптәше Фәрит белән дә бик матур гомер кичергәннәр, колхозда җаваплы эшләр башкарган иптәше, Шеңшеңәр авылында бригадир булып торган.
Фәрит үлгәч, дөм ялгыз калмасам ярар идем, дип, бик борчылдым, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Балалар янымда түгел бит, кайсы Казан, кайсы Чаллы, Яшел Үзәндә... Аллаһның рәхмәте белән иремнең туганнары ташламады, әле дә килеп хәлне беләләр, ярдәм итәләр. Өйалдындагы чишмә суларын күрдеңме, бер туганымның баласы беткәннән-беткәнгә ташып тора, зур рәхмәт аңа.
Мин килеп кергәндә дә ир ягы туганнары Әминә апаның хәлен белергә килгәннәр иде, бик куана әбекәй аларга. Гомумән, бөтен кешегә дә куана ул. Гомер-гомергә шулай булды, якты йөз белән каршы алды, чәен эчерде, тик менә озатырга чыкмый, бүтән килмәү ихтималлары бар алайса, дип шаярта. Мине исә озатырга чыкты, кичкырын капкасын ябасы бар бит, ә мин килешкә капкасы төбенә кадәр ачык иде, бу заманга хас күренеш түгел, әлбәттә, юл өсте, куркыныч та, янәшәдә федераль юл, кемнәр генә, нинди генә кешеләр үтми, тик кунакчыл күңел аны уйламый шул ул, киләсе кунагын әнә шулай киң күңеле белән каршы ала. Капкасын ул кышкы кояш баюга бикләп куя. «Бикләмәскә кушалар да бит балалар, тик менә шулай күнеккән, бикләмәсәм йоклый алмыйм», ди.
Әминә апа балаларының һәр кылган изгелегенә куана, хезмәттә ирешкән уңышлары ана өчен зур дәрәҗә.
– Менә мин сиңа бер бүлмә күрсәтим әле, – дип мине өйалдына-болдырга алып чыгып китте (өскә киеп торыш юк, үзе кәзәкиен элгән, җылы бу, улым алып кайтып киертте, ди), балаларым ремонтлап, эшләп китте аны, диварларында балаларыма бирелгән рәхмәт хатлары, балаларым, оныкларым алып кайткан бүләк-рәсемнәр...
Әнә шулай, Әминә апаның культурный ял бүлмәсен дә карап керде.
Миңа инде 90 яшь тула, хушлашыр вакыт та җитә, – дип кечкенә генә, уймак кына әбием җайлап кына йомшак кәнәфиенә җайлашты. – Мине рәхәттә яшәтүче күршеләремә, туганнарыма, авыл хуҗаларына, җәмгыятебез җитәкчесенә, конторда эшләүчеләргә, авыл җирлеге башлыгына, аның хезмәткәрләренә, пенсиямне вакытында китерүче хат ташучыбызга, мине һәрдаим дәвалап торучы авыл фельдшерына рәхмәтләр әйтеп калдырасым килә.
Бу урында Әминә апа үзе утырган кәнәфи янындагы сандыгын ачты, аңарчы сандык өстендәге кулдан эшләнгән җәймәгә ымлады, оныгым Эльзадан кадерле бүләк, диде һәм учы белән яратып сыпырып куйды.
Килен сандыгы бу минем, – ди Әминә апа. Кайчандыр килен сандыгы булган, ә хәзер инде монда якты дөньялар белән хушлашкачтын, мине кадер-хөрмәт белән озаткан кешеләргә бирерсез, һәркемне риза итәрсез, дип, кирәкле әйберләр, ягъни үлемтеккә дигән кирәк-яраклар тутырылган. – Менә дәфтәргә барысын да бәйнә-бәйнә яздым, әнине югалту болай да авыр ул, шуңа балаларым кайгылы көннәрендә югалып кала күрмәсеннәр, дип шушылай эшләдем. Хәер, шулай эшлисе инде аны, йоласы шундый.
Әминә апа 1936 еллар баласы. Совет власте елларын да, Бөек Ватан сугышы чорын да үткән. Әминә апа, тормышыгыз бал да май кебек кенә бармагандыр, ник бер зарыгыз да юкмыни соң, дим, юк, булганына шөкер иттек, ди. 12 яшьтән колхозда эшли башлаган инде ул, 55 яшьтә лаеклы ялга чыккан.
«Өч балам да йөземә каралык китермәде, матур гына итеп тормыш кордылар, матур итеп яшиләр, өчесе бергә сөйләшеп-киңәшләшеп, мине кешенеке төсле йортларда тоталар. Үзем дә игелекле эшләрдән читтә йөрмәдем, шуның берсе – мәет юучыларга 25 ел су җылыттым (Әминә апа лаеклы ялга чыккач авылдашларын соңгы юлга озату йолаларын үтәүдә дә актив катнаша). Дүрт чиләк су җылытып, комганга салып, кул аркасына салып карап, әзерләп куя идем. Бер генә мәетне дә тегенди-мондый кое сулары белән юмадык, чишмәдән ташый идек суны. Авыл халкына да рәхмәтемне зур итеп әйтәсем килә, кая гына барсам да, хөрмәт күрсәтәләр. Күршеләрем бик әйбәт, ярдәмчел, кайгыртучан, аралаша торган. Авылымны яратам, нинди күркәм мәчете бар, мәктәбе, балалар бакчасы эшли. Авыл җитәкчеләре дә бик рәхимле, үткәндә-киткәндә сәлам бирми калмыйлар». Бу урында Әминә апа халык авыз иҗатына да кереп китте, мөнәҗәт тә җырлап җибәрде, – авт.).
Тәрәзәсе юк, ишек куймаган,
Кызыл буяуга кемнәр буяган?
Монда ятабыз, бер дә кайтмыйбыз,
Кыямәт көнне көтеп ятабыз.
Әминә апа шулай чалкан яткан килеш, мөнәҗәтен көйләде, күз алдына балачагы, әнисе пешергән кычыткан ашы килеп басты. Нәнәләре урактан кайтканчы кычытканны чабып, җыеп, турап әзерләп куярлар иде, кайткач әниләре пешереп ашатыр иде, бәрәңге турар иде дә, әзерәк май салыр иде, булса, кечкенә генә ит тә җибәрер иде, аннан тагын уракка китәр иде... Сигез бала үстеләр, ир балалары бакыйлыкка күчте инде, кызлар гына калды.
Әминә апа колхозда агу хәстәрләүдә эшли, агу тутырылган галәмәт авыр капчыкларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүләр, бушатулар бер дә җиңел хезмәт түгел, шушы кечкенә буйлы фидакарь хезмәт ияләре мин хатын-кыз дип тормаган, җир җимертеп эшләгән. Хәзер әнә фельдшерыбыз төнге сәгатьләрдә шалтыратсам да килеп җитә, ди икән, монда картлык галәмәте генә түгел, шул елларның агулы, авыр хезмәтләрнең чир булып калкып чыгуы да чагылыш таба.
Гади бер авыл карчыгының тормышы күпләргә үрнәк итеп алырлык. Хезмәт белән көн күргән, изгелеккә омтылган, рәхмәтле җанлы өлкәннәребез тормышта яшь буынга маяк булырлык. Озатканда әбекәй генә түгел, челтәрле, бизәкле тәрәзәле авыл өе дә елмаеп кул болгап калды сыман. Әлеге кечкенә, матур авыл өйләрендә күпме гыйбрәт, тәрбия, акыл сакланган. Хәерле озын гомерләр насыйп булсын иде әле җырларда җырланган ямьле Ор авылының киң күңелле, камил акыллы, чиста – пөхтә акъәбисе Әминә апага!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев