Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Гыйльман Фәйзуллин шодалыларны авыл турында видеоязма әзерләп куандырды.
- Әлеге эшкә алынуым юкка түгел. Авыл турында матур бер истәлек эшлисем килде. Шода бик матур табигатьле авыл. Татар дөньясына "Галиябану"ны биргән авыл бит ул, - ди Гыйльман әфәнде.
Әлеге видеосәяхәт туган авыл турындагы иң популяр җырлар белән баетылган. Видеода һәр йортның фотосы аерым күрсәтелеп бара.
Нет комментариев