Синоптиклар ял көннәрендә кырау төшү ихтималы турында кисәтә
Төрлесе

Синоптиклар ял көннәрендә кырау төшү ихтималы турында кисәтә

Киләсе атна башында Татарстанда коры һава торышы саклана

Шимбә һәм якшәмбе, 13 һәм 14 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. 13 сентябьгә каршы төндә термометр баганалары төнлә 0..+5 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән кырау төшүе ихтимал. 14 градуска каршы төндә +2..+7 градуска кадәр, көндез +14..+20 градуска кадәр җылына.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында Татарстанда коры һава торышы саклана: төнлә +3тән +8 градуска кадәр һәм көндез +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев