СМУ микрорайонында яшәүче балалар җәйне күңелле үткәрә
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонында яшәүче балалар өчен «Җәйге калейдоскоп» викторинасы уздырды
Җәй - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә елның иң матур вакыты, яшел болыннар, җиләкләр, кояш, ял һәм яхшы кәеф. Без аны ел саен түземсезлек белән көтәбез. Җәй, яз кебек үк истәлекләргә иң бай һәм кояшлы ел фасылы. Җәй - яңа тәэсирләр, танышулар һәм ачышлар чоры.
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонында яшәүче балалар өчен «Җәйге калейдоскоп» викторинасы уздырды.
Төрледән-төрле биремнәр, хәйләкәр сораулар, табышмаклар һәм җәй турында мәкальләрне искә төшереп, балалар күңелле ял иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев