Бу көннәрдә Шода авылы бик тә әһәмиятле эшкә кереште – маскировкалы сеткалар үрә башладылар.
Шодалылар хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда беренче көннән үк теләп кушылды. Алар булышуның төрле юлларын эзли.
Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, сеткалар үрү эшенә алындылар.
- Сеткаларның һәр җебе безнең догаларыбыз белән үрелгән. Илләреб ез имин булсын, балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар, оныкларыбызның киләчәге ышанычлы булсын, - ди апалар.
Райондашларыбыз бик тә саваплы һәм изге эш башкара. Аллаһның рәхмәтләре яусын!
Нет комментариев