Сөембикә манарасының ае алыначак
Тышкы кыяфәтне һәм техник халәтне саклау өчен конструкцияне реставрацияләү зарурлыгы аның «15 ел элек урнаштырылган булуы һәм бу вакыт эчендә даими рәвештә атмосфера йогынтысына – җил, явым-төшем, температура үзгәрешләренә дучар булуы» белән аңлатыла, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
"Демонтаж кран кулланып башкарылачак. Биеклектә эшләргә профессиональ альпинистлар җәлеп ителгән. Барлык чаралар да кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелә", дип ассызыкладылар музей-тыюлыкта.
Нет комментариев