Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Соклангыч язмыш, тормыш юлы

Бәхетле тормышта яшә, остазыбыз!

Матур җәй аенда авылыбызның легендар шәхесе Ләлә Һадыевага 90 яшь тулды. Тормышның зур сынауларын, югалтуларын кичергән бу чор балалары тарихка «Сугыш чоры балалары» булып кереп калдылар. Аның быелгы юбилее, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына туры килү белән аеруча истәлекле. Ләлә апа 1935 елның 23 июнендә Арбор авылында Нәҗип абый һәм Камилә апаның ишле гаиләсендә (11 бала — 6 малай, 5 кыз) дөньяга килә. Әтиләре Нәҗип абый авыру сәбәпле сугышка бармый, бу авыр елларда төрле вазыйфаларда җаваплы эшләрдә эшли. Ләлә апа кечкенәдән бик сәләтле кыз булып, күп укый, алга зур планнар корып яши. 1952 елда Чепья урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлап, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. 1955 елда техникумны тәмамлап, Чепьядагы Г. Димитров исемендәге МТСка агроном булып эшкә кайта. 1955-1961 елларда «Маяк», Чапаев исемендәге, Шаумян исемендәге колхозларда агроном булып эшли.

Яңа һөнәр — Укытучы
1961 елдан Ләлә Нәҗип кызының хезмәт юлында яңа чор башлана. Ул Смәел урта мәктәбендә биология фәне укыта башлый. 1968 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетын тәмамлый. 1978-1991 елларда, 13 ел мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Бу еллар Смәел мәктәбе тарихына алтын хәрефләр белән язылып калдылар. Мәктәптә биш авыл: Смәел, Чутай, Шеншеңәр, Ор, Торҗа балалары укыйлар. Укучылар саны 400-500гә кадәр җитә. Участок белән ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп Союз күләмендә иң алдынгылар рәтенә чыкты, гади бер авыл мәктәбенең зур эшләре турында үзәк матбугат органнары сокланып яздылар, аның тәҗрибәсен бөтен илгә пропагандаладылар. Балалар шушы участокта эшләп чын тормыш мәктәбе уздылар. 1977-1986 елларда мәктәп Бөтенсоюз халык хуҗалыклары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнашучы булып, аның күп кенә Дипломнары белән бүләкләнде. 1986 елда Ләлә апа һәм сигез укучы ВДНХның бронза медальләренә лаек булалар. Күп укучылар төрле елларда «Орленок» Бөтенсоюз пионер лагерына юллама белән бүләкләнделәр. Мәктәп тәҗрибә учас-тогы республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заказлары буенча тәҗрибәләр үткәрә. Ул тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре республикабыз колхозлары һәм совхозлары практикасына кертелә. Мәктәпнең тәҗрибә учас-тогы колхозның да табыш чыганагы булды. Ул елларда 7 гектар мәйданда (күллектә) кәбестә, кишер, кызыл чөгендер үстерелеп, колхоз тирә-юнь авылларны, оешмаларны яшелчә белән тәэмин итте. Мәктәп яшелчәләрнең үсентеләрен, чөгендер орлыкларын да үзе әзерләде.

Хезмәтнең җимешләре
1982 елда мәктәпнең бертөркем укучыларын РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Н. Флорентьев кабул итте. Мондый сәхифәләрне әле күпләп тагын да санарга мөмкин булыр иде. Бүгенге көндә аның күп кенә укучылары анда укып, тормыш мәктәбен узып, үзләренең язмышларын иң изге һөнәр — игенче һөнәре, авыл хуҗалыгы белән бәйләделәр. Алар арасында алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, оста оештыручы белгеч-ләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре бар. Бу аның бәһасез хезмәтенең матур нәтиҗәләре. Укучыларның тәҗрибә эшен оештырудагы уңышлары өчен ул 1981 елда ВЛКСМ Үзәк комитетының «Наставник молодёжи», 1982 елда РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Отличник социалистического сельского хозяйства» билгеләренә лаек була. 1978 елда хөкүмәтебезнең олы бүләге Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1990 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Авылдашлар аны берничә мәртәбә авыл советы, район советы депутаты итеп сайладылар.

Тәҗрибә участогының уңышлары өчен мәктәпкә бүләк итеп автобус, «Москвич» машинасы, «Белорусь» тракторы һәм башка күп кенә кыйммәтле бүләкләр бирелде. Әле бу юлларны язучы фәкыйрегезнең дә колхоз рәисе булып эшләгәндә, аның белән ике тапкыр Мәскәүгә, элеккеге Чепья дусты, МТС директоры булып эшләгән, ул вакыттагы «Союзсельхозхимия» рәисе урынбасары Борис Мартыновка колхоз кирәк-яраклары эзләп барып, «КамАЗ» йөк автомашинасы (шофер Әхмәдиев Ильяс-ка бирдек), күп кенә минераль ашламалар алып кайтуны да мин рәхмәт хисләре белән искә алам. Ләлә Нәҗип кызы Смәел егете Габдрахман абый Хибипов белән гаилә корып, пар канатлар булып яшәүләре күпләргә үрнәк. Ул бу йортның төп килене булып, аның әти-әнисен дә кадер-хөрмәт белән тәрбияләп, соңгы юлга озатучы да булды. Хәбип абый, Нәгыймә апага ул үз кызлары кебек якын, кадерле була. Габдрахман абый авыл тарихына бик яхшы физика укытучысы, физикадан күп төрле тәҗрибәләр уздыру өчен приборларны үзе ясаучы, оста фотограф булып та кереп калды. Ул җил тегермәне ясап авылда беренче өйдә электр лампасы яндыручы, беренче «Аэрочана» ясаучы да. Ләлә апаның зур хезмәт уңышларында аның да саллы өлеше бардыр. 1967 елда ачылган мәһабәт мәдәният йортының төп архитекторы да Габдрахман абый була. 2019 елда аңа 18 миллион сумга төшкән зур капиталь ремонт үткәрелде. Ләлә апа эшләгән елларда мәктәп янында Бөек Ватан сугышында вафат булганнар истәлегенә «Дан аллея-се», «Истәлек аллеяләре» барлыкка килде. Сугышта һәлак булган, исән-сау кайткан авылдашлан истәлегенә агачлар утыртылды. Мәктәп яны ул елларның истәлеге булып, матур дендрарийны хәтерләтә. Монда кайдан гына кайтмаган, нинди генә агачлар юк! Ел буе яшел көньяк агачы туя, нарат, чыршы, кара миләш һ.б. Болар да аның матур истәлекләре. Бүген Смәел мәктәбенең бу өлкәдә, курыкмыйча әйтәм, якын-тирәдә тиңдәше юк! Мәктәпкә килгән кунаклар мондагы матурлыкка соклануларын яшермиләр. Шушындый матур тормыш юлы узып, ул бәйрәм көннәрендә: «Мин бик бәхетле, гомерләр заяга узмаган, дип горурланып әйтә ала». Бүгенге көндә нинди генә зур дәүләт бүләкләренә лаек булса да, аның өчен бүләкнең иң зурысы — туганнарының, аларның балаларының, оныкларының, укучы-ларының, хезмәт-тәшләренең, аны белгән һәркемнең аңа карата тирән хөрмәте һәм ихтирамыдыр. Юбилей көннәрендә аны кемнәр генә котламадылар! Алар арасында Смәел, Чепья җирле үзидарә җитәкчеләре, «Cмәел», «Маяк» күмәк хуҗалыгы рәисләре, район мәгариф бүлеге, мәктәп җитәкчеләре, укучылары. Ләлә апа инде, лаеклы ялга чыккач, шактый еллар Чепьяда яши. Аның өенә безнең тарафтан, «Бу йортта Мәгариф ветераны, „ТРның Атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены“ иясе Һадыева Ләлә Нәҗип кызы яши» дигән истәлек тактасы куелды.

Бәхетле тормышта яшә, остазыбыз!

Смәел ветераннар советы рәисе Солтан Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев