Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Табигатьне каһәрләп тә күрсәтәбез (+фоторепортаж)

Урман хуҗалыгы районыбыз территориясенә бик күп агачлар утыртты, торган җирләребез яшеллеккә төренсен, урманнарга күмелсен, диде. Хәзер шул яшь каеннар, нарат-чыршылар матур гына үсеп киләләр.

Әмма арабызда шул рәхимле хезмәттән дә үзләренә файда эзләүчеләр очрап тора. Бистәнең торак-коммуналь хуҗалык предприятиесеннән өстәге урамнар башында гүзәл табигать почмагы бар, анда төрле агачлар, куаклар үсә. Шул агачлыкта малай-шалай уңга-сулга таяк болгап, яшь ботакларны сындырып йөри, алар артыннан үзәк өзгеч күренешләр кала. Бер мәртәбә агач та утыртып карамаган балалардыр әле үзләре. Ә зурлар миннеккә дип яшь агачларны ботарлый. Әллә үзенә, әллә сатарга җыя, белмәссең, олауы белән ташыйлар. Монда беркем дә агачларны рәнҗетәм, гүзәллекне бозам бугай дип уйламый, ботарлавын белә. Әле ул гынамы, төзелештән калган шифер, кирпеч калдыкларын китереп аударалар. Төзелеш өстенә төзелеш баручы урамнар бит, бер-бер арты яңа йортлар калка тора. Язын-көзен бакча җыештыралар да, карлыган, кура җиләге сабакларын бер бәйләмгә бәйләп, янә бирегә китереп аталар. Инде чисталык, табигатькә карата рәхимлелек, тәрбиялелек турында күпме сөйлибез, язабыз. Тик һаман да башыбызга сеңдерә алмыйбыз. Ә инде экологлар катгый чаралар күрә башласа, үпкәлибез. Иң әүвәле, үзебезгә үзгәрергә вакыт безгә, Табигать-Ана рәнҗешен алмаска өйрәнергә кирәк.

Илшат Нурмөхәммәтов фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250