Татарстан 2026 ел башыннан туристлар кабул итү буенча төбәкләр арасында өченче урында
Гомумән алганда, 2026 елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча Россия буенча 12 млн сәфәр башкарылган
Татарстан 2026 елның гыйнвар-февралендә туристлар агымы буенча төбәкләр арасында өченче урынны алды. Республикага 435 мең турист килгән.
Гомумән алганда, 2026 елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча Россия буенча 12 млн сәфәр башкарылган (2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда +2,6%). Иң күп туристлар Мәскәүдә булган (2 млн), икенче урында — Краснодар крае (1,1 млн), өченчедә — Мәскәү өлкәсе (967 мең кеше).). Топ-5кә, Татарстаннан тыш, Санкт-Петербург та эләккән 956 мең кеше).
6-10 урында Свердловск өлкәсе (303 мең кеше), Кырым Республикасы (257 мең), Төмән (250 мең), Ростов (237 мең) һәм Иркутск (214 мең) өлкәләре.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Севастополь (+337%), Төньяк Осетия — Алания (+204%), Карачай-Черкес Республикасы (119%), Дагыстан Республикасы (+106%), Тыва Республикасы (+103%) һәм Амур өлкәсе (+74%) аеруча нык үсеш темпларын күрсәткән.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев