Татарстан халкының 6 көнлек эш атнасы булачак
Төрлесе

Татарстан халкының 6 көнлек эш атнасы булачак

1 ноябрь, шимбә көнне, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак

Татарстан халкының октябрь ахыры — ноябрь башында алты көнлек эш атнасы булачак. Бу ял көнен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле дип яза Татар-информ.

Сишәмбе көнне, 4 ноябрьдә, бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Россия халкы өч көн рәттән — 2, 3 һәм 4 ноябрьдә ял итә алсын өчен 1 ноябрь ял көне 3 ноябрьгә күчерелә.

Моннан тыш, 1 ноябрь, шимбә көнне, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


бәйрәм яллары

Нет комментариев