Татарстанда -29 градуска кадәр салкыннар көтелә
Якынча мәгълүматларга караганда, шимбә көнне, 21 февральдә, атмосфера фронты тәэсирендә Татарстанның күпчелек районнарында кар явуы көтелә
Татарстанда циклон акрынлап көнчыгышка таба күчәчәк, төньяк-көнбатыштан киләчәк антициклонга урын бирәчәк. Төнлә урыны белән бераз кар һәм йомшак буран булуы ихтимал, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән температура -13 °-18 °C, аязганда -23 °C, көндез -8 ° -13 ° C тәшкил итәчәк.
19 февральдә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һәм иртән температура -19 °-24 °C, аязганда һәм республиканың көнчыгышында -29 ° C кадәр төшәчәк. көндез -9 °-14 ° C булыр дип көтелә.
Җомга көнне, 20 февральдә, төнлә күбесенчә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнге температура -11 °-16 °C, көнчыгышта -21 °C, көндез -5 ° -10 ° C чикләрендә фаразлана.
Якынча мәгълүматларга караганда, шимбә көнне, 21 февральдә, атмосфера фронты тәэсирендә Татарстанның күпчелек районнарында кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә -11 °-16 °C, көндез -4 ° -9 ° C тәшкил итәчәк.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев