Бу хакта Татарстанстатның ягулыкка уртача бәяләр турындагы мәгълүматлары сөйли
Республикада бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр арту тукталды диярлек. Бу хакта Татарстанстатның ягулыкка уртача бәяләр турындагы мәгълүматлары сөйли.
28 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, АИ-92нең бер литры Татарстанда 68,78 сум торган. АИ-95 маркалы бензинның бәясе 74,02 сум, АИ-98 һәм аннан югарырак — 99,25 сум тәшкил иткән. Дизель бәясе-80,23 сум.
Санкт-Петербург халыкара биржасында бензин бәяләренең кимүе теркәлгән. Бер атна эчендә АИ-92 бәясе – 0,12% ка, АИ-95 – 1,62% ка, мазут – 8,74% ка, сыекландырылган углеводород газлары — 3,2% ка кимегән.
Вечерняя Казань
Нет комментариев