Татарстанда бер атна эчендә АИ-92, АИ-95 һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Татарстанда 21-27 апрельдә бензинның ике маркасы, шулай ук дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Барыннан да бигрәк соңгысына бәя арткан — 24 тиенгә, 72,93 сумнан 73,18 сумга кадәр күтәрелгән
92нче бензин 8 тиенгә артып, 62,46 сумга кадәр кыйммәтләнде. АИ-95 маркаласы 14 тиенгә артып, аның бәясе 66,36 сумга кадәр артты. Шул ук вакытта 98нченең бәясе үзгәрешсез калды – 89,86 сум.
Исегезгә төшерәбез, бензин республикада 2026 елның гыйнварында шактый кыйммәтләнде. Декабрь белән чагыштырганда премиаль маркалар аеруча сизелерлек кыйммәтләнде – 2 сумга диярлек.
Тулаем Россия буенча автомобиль ягулыгы бәясе бер ай эчендә 1,4% ка, ә еллык чагылышта — 11,6% ка арткан. Февраль уртасында ук төбәктә яңадан премиум-сегмент бензинына кагылган бәяләр үсешенең яңа дулкынын теркәделәр.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев