Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды

Безнең якларда беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эреп бетә

Якындагы өч тәүлектә температура фоны нормадан бераз түбәнрәк булачак, беренче кар явачак. Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан Гидрометүзәгенең метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.

"16-18 октябрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3тән +5 градуска кадәр, ә көндез +5тән +12 градуска кадәр булыр дип көтелә. Бу көннәрдә урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда юеш кар явачак», – дип сөйләгән ул.

Безнең якларда беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эреп бетә. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев