Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанда «Безнең ишегалды » программасы буенча ишегалларының чирегеннән артыгы төзекләндерелде инде

28 майга юл эшләре 38% ка үтәлгән. Соңгы ике атна эчендә күрсәткеч берьюлы 15% ка арткан. Хәзер 200 ишегалдында төзекләндерү эшләре алып барыла, аларның 81ендә эшләр төгәлләнгән инде

Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көнгә объектларның уртача әзерлек дәрәҗәсе 28% тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә, аны республика премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләвенчә, быелгы сезонда эшләрен тулысынча тәмамлаучы беренче муниципалитет Зәй районы булачак. Анда яктыртуны тоташтырасы һәм бер спорт комплексын урнаштырасы калган, шуннан соң ишегаллары кабул итүгә әзер булачак.

28 майга юл эшләре 38% ка үтәлгән. Соңгы ике атна эчендә күрсәткеч берьюлы 15% ка арткан. Хәзер 200 ишегалдында төзекләндерү эшләре алып барыла, аларның 81ендә эшләр төгәлләнгән инде.

Тышкы яктыртуны монтажлау да актив дәвам итә. Эшләр 202 ишегалдында бара, 110ында тулысынча төгәлләнгән. Бу юнәлеш буенча әзерлек дәрәҗәсе шулай ук 38% ка җитте.

Моннан тыш, республикада балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру башланды. Әлегә үтәлеш 8% тәшкил итә, әмма соңгы ике атнада эш күләме 7% ка арткан. Яңа җиһазларны инде сигез муниципалитетның 74 ишегалдында урнаштыралар.

Арина Петрова сүзләренчә, барлык эшләр план режимында башкарыла, графиктан калышу юк. Сыйфатны тикшереп тору өчен белгечләр Казанга, шулай ук Бөгелмә, Биектау, Лаеш һәм Чистай районнарына бардылар.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев