Төрлесе

Татарстанда кар, буран һәм бозлавык көтелә

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана

Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә (Татар-информ).

Урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә искән җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәя.

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана.

 


Нет комментариев