Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанда көчле суыклар фаразлана -температура -27°ка кадәр төшәргә мөмкин

Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм көчле суыклар вакытында урамда булу вакытын мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәләр

Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанда көчле суык фаразлана – температура -27°ка кадәр төшәргә мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәтәләр.

Республика халкына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр:

  • ватык мичләрдән файдаланмаска;
  • кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
  • эшли торган мичләрне һәм электр җылыткычларны караусыз калдырмаска һәм аларны балаларга күзәтергә кушмаска.

Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм көчле суыклар вакытында урамда булу вакытын мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев