Төрлесе

Татарстанда нинди хайваннарны ауларга яратулары билгеле булды

Поши һәм кыр кәҗәсе кебек эрерәк хайваннарны аулау сирәгрәк күренеш

Татарстанда кыргый хайваннарның 81 төре тереклек итә, әмма аучылар арасында куяннар һәм су кошы аеруча популяр булып кала.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сөйләде. Аның сүзләренчә, шулай ук сурка-байбакка рөхсәткә дә ихтыяҗ зур.

Поши һәм кыр кәҗәсе кебек эрерәк хайваннарны аулау сирәгрәк күренеш, чөнки ул 10 кешедән торган зур бригадалар оештыруны таләп итә.

НТР24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев