Төрлесе

Татарстанга киләсе атнада -25 градуска кадәр салкыннар булачак

Атна ахырына кадәр тагын бер кыска вакытлы җылыну мөмкин

Синоптиклар фаразлавынча, республикада һава температурасы 3 февральгә кадәр -1 -6 градус булачак. Киләсе атна уртасында кинәт суыту көтелә: 5 февральдә термометр баганалары -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Атна ахырына кадәр тагын бер кыска вакытлы җылыну мөмкин. Шул ук вакытта кар дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк һәм айлык норманың яртысына кадәр булырга мөмкин.

НТР-24


Нет комментариев