Татарстанга Мәскәүдән тропик яңгырлар киләчәк
Циклон Татарстанга озакка сузылган яңгырлар, давыл һәм яшен алып киләчәк
Республикада чәршәмбедән явым-төшем вәгъдә ителә, дип яза Шәһри Казан. Татарстанны озакка сузылган яңгырлар каплаячак, аларны чираттагы циклон китерәчәк.
Республикада чәршәмбедән явым-төшем вәгъдә ителә. Көндезге температура +25 градуска кадәр сакланачак, әмма атна ахырына салкыннар көтелә. Яңгырлар һәм яшеннәр атна ахырына кадәр диярлек барачак, дип хәбәр итә КФУ профессоры Юрий Переведенцев.
Мәскәү һәм Мәскәү янындагы шәһәрләрдә бүген, 21 июльдә, бик көчле яңгыр яуды, ул күп санлы урамнарны, ишегалларын һәм юлларны су басуга китерде. Тәүлек эчендә Мәскәүдә һәм өлкәдә айлык явым-төшем нормасының 80 проценты яуган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев