26 майда эш көне бер сәгатькә кыскара
Татарстанда кыскартылган эш атнасы май азагында булачак.
Республика халкы айның соңгы чәршәмбесендә, 27 майда, мөселманнарның Корбан бәйрәме уңаеннан ял итәчәк. 26 майда эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шул рәвешле 5/2 графигы буенча эшләүче татарстанлылар дүрт көн эшләячәк.
НТР24
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев