Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанның иң яхшы почтальоннарының берсе Балтачтан

Казанда «2016 елның иң яхшы почтальоны» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды. Һөнәри осталыкта районара Чистай почта бүлеге почтальоны Рузалия Яшина җиңү яулады, дип хәбәр итте «Татарстан почтасы» матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Шулай ук махсус номинациядә диплом һәм акчалата премия белән җиңүчеләрне профсоюз комитеты котлаган. Әлеге номинация җиңүчеләре - Балтачның Дорга почта бүлеге җитәкчесе Вера Камашева һәм Чаллы шәһәреннән Әлфира Фәхретдинова.

Бәйгедә Татарстан почта элемтәсенең авыл һәм шәһәр бүлекләреннән иң әйбәт 20 хезмәткәр катнашкан. Бәйгедә катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын клиентлар белән аралашуда, нәтиҗәле эшләүдә, эш урынында гадәти булмаган хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне ничек тотарга, ниләр эшләргә кирәклегендә күрсәткәннәр.

"Һөнәри осталык буенча оештырылган бәйге персоналны оешмага якынайта, эш күнекмәләрен камилләштерә һәм, нәтиҗәдә, клиентлар белән эшләү сыйфатын арттыра", - дип билгеләп үткән «Татарстан почтасы» директоры Регина Кузнецова.

Бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Шулай ук махсус номинациядә диплом һәм акчалата премия белән җиңүчеләрне профсоюз комитеты котлаган. Әлеге номинация җиңүчеләре - Балтачтан Вера Камашева һәм Чаллы шәһәреннән Әлфира Фәхретдинова.
Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250