Төрлесе
“Татмедиа” 19 август көнне төп приз – Телевизор уйнатачак
Мәгълүм булганча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үзенең өчтән дә ким булмаган газета-журналларына язылучылар арасында призлар уйната.
Инде заявкалар кабул ителеп беткән һәм 19 август, җомга көнне, иртәнге 10.00 сәгатьтә "Татмедиа"ның үзендә үк, "Язылган өчен Телевизор" дигән акция кысаларында, призлар уйнатылачак.
Катнашучыларның һәм дә аларның тәртип номерлары "Татмедиа" сайтына куелган. Уен барышын турыдан-туры әлеге сайттан карау мөмкин булачак. Заявкалар күбрәк Арча, Саба, Әгерҗе районнарыннан кергән. Ә иң зур суммага "Татмедиа" матбугатына язуылучылар арасында райондашыбыз Илшат Фатыйхов та бар, ул да төп призга дәгъва итүчеләрдән. Исегезгә төшерәбез, призлар - Кукмара савыт-сабасы, 3 данә цифрлы фотоаппарат, һәм төп приз - телевизор. Хәерле сәгатьтә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев