«Татмедиа» Max мессенджерында язылучылар арасында айфон уйнатачак
Төрлесе

«Татмедиа» Max мессенджерында язылучылар арасында айфон уйнатачак

Призлар Татарстанда яшәүчеләр арасында гына уйнатыла.

«Татмедиа» АҖ Россиянең яңа MAX мессенджерында үз каналына язылучылар арасында 16нчы iPhone уйнатачак, дип яза Татар-информ.

Анда катнашу өчен медиахолдингның MAX мессенджерындагы каналына язылырга һәм «Татмедиа» Telegram-каналында «Катнашам» дигән төймәгә басарга кирәк. Призлар Татарстанда яшәүчеләр арасында гына уйнатыла.

Җиңүче генератор тарафыннан 13 октябрьдә көн уртасында билгеләнәчәк. Ул 256 гигабайтлы 16нчы iPhone га ия булачак. Җиңүче бүләкне шәхсән үзе килеп алырга тиеш. «Татмедиа» каналына түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин. «Татар-информ» агентлыгының да Max мессенджерында үз каналы бар.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев