Телевизорга балтачлылар да дәгъва кыла
Тиздән "Татмедиа" җәмгыяте 2016 елның икенче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак.
Бу юлы төп приз - телевизор (32 дюйм диагональле). Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак.
Инде телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле. 159 абунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар - Алия Мөхәммәдиева, Илшат Фатыйхов, Фәния Гомәрова, Ләйсән Гарипова, Алсу Кәбирова, Сәрия Нәбиева, Габдрәүф Нәкыйпов. Без исә райондашларыбызга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев