Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

«Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» акциясе дәвам итә

«Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясендә катнашучылар 2017 елның беренче яртыеллыгына газета һәм журналларны үзләренә, туганнары һәм дусларына яздырып, алар өчен кирәкле һәм сөенечле бүләк ясый.

Бу чарага районыбызның күп кенә җитәкчеләре, гади хезмәт ияләре дә бик теләп кушылды. Ә менә район мәгариф идәарәсенең профсоюз комитеты рәисе, методист Резеда Гаязова Көек авылында ялгыз яшәүче, гомере бу колхозда эшләгән Мәгшия Кашапованы "Хезмәт" газетасына яздырып, сөендерде.

- Мәгшия апа "Хезмәт"не укып, районыбыз яңалыкларын беренчеләрдән булып белсен әле. Барлык балтачлыларны да акциядә катнашырга, туганнарына һәм якыннарына яки ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә шундый бүләк ясарга чакырам", - диде ул.

"Хезмәт" газетасына теләсә кайсы почта бүлегендә, яки хат ташучылар аша язылып була. Ярты елга язылу бәясе - 600 сум. Альтернатив язылу - 360 сум (бу очракта газетаны редакциягә килеп алу кирәк).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250