Түнтәрлеләргә Сабантуйга зур бүләк - яңа күпер
Сабантуй бәйрәмен без, Түнтәр авылының Чишмәле урамы халкы аеруча зур куаныч белән каршы алдык, чөнки безнең күптән көткән хыялыбыз тормышка ашты. "Дуслык"күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Гыйльмуллин Рамил Әнәс улы тырышлыгы һәм зур ярдәме белән урамыбызга керә торган инешкә күпер салынды.
Рамиль Әнәсович, һәм төзелештә катнашучылар, юл салу элек-электән бик саваплы булган. Кылган игелегегез, изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Без сезнең һәрберегезгә саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч - аяз көннәр телибез. Зур рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев