Тормышыбыз матур гына барганда, парлашып балалар үстергәндә, гаиләбезгә зур кайгы килде
Бер кешегә дә мондый авыр кайгылар күрергә язмасын! Һәркемгә ныклы сәламәтлек телибез
Тормышыбыз матур гына барганда, парлашып балалар үстергәндә, гаиләбезгә зур кайгы килде – тормыш иптәшем Нияз авырып китте.
Хастаханә юлларын үтү, дәвалану, сәламәт киләчәккә ышану... Бу вакытларда без күп кешеләрдән ярдәм күрдек, җылы сүз белән дә, матди ярдәмләтә дә. Ләкин, без көткән матур киләчәк кенә булмады.
17 август көнне әти-әнисенең бердәнбер баласы, яраткан тормыш иптәшем, балаларыбызның кадерле әтисе – Нияз Мөхәммәтҗанов мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу югалту белән без әле дә килешә алмыйбыз. Шушы авыр вакытта безгә булышкан, хәлебезне белгән, ярдәм иткән туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, Ниязның сыйныфташларына, гомумән, һәр кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бер кешегә дә мондый авыр кайгылар күрергә язмасын! Һәркемгә ныклы сәламәтлек телибез. Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә зур саваплар булып әйләнеп кайтсын.
Мөхәммәтҗановлар гаиләсе,
Кенәбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев