Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Төркиягә бару арзаная

Шушы көннәрдә Төркиягә беренче пассажир чартерлары оча башлады.

Һава транспорты федераль агентлыгы Россия авиакомпанияләренең Төркиягә беренче чартер пассажир рейсларына заявкаларын килештерде.

Пассажир чартерлары 3 сентябрьдән генә гамәлгә керә дисәк тә, туристлык агентлыклары хезмткәрләре Төркиянең туристлардан өзелгәне булмады да, диләр. Coral Travel агентлыгында оператор аңлатуынча, Төркиягә юлламаларны хәзер дә сатып алырга була.

- Төркиягә карата тискәре фикерләр ишетелми, анда тыныч, барып кайткан кешеләр ялларын бары уңай яктан гына тасвирлыйлар. Бәяләргә килгәндә, чартер рейслары арзанрак исәпләнә. Әйтик Анталиядәге 3 "йолдыз"лы кунакхнадә 6-8 көн ял итү бер кешегә 35 мең сумнан башлана. Монда ашау, яшәү, иминиятләштерү суммасы да кертелгән. Юлламаны алдан сатып алмасаң да була. Бүген, мәсәлән, 6 сентябрьгә юлламалар сатуда бар. Билетлар җитәрлек, - диде туристлык агентлыгы операторы.
Чыганак: shahrikazan.com
Фото: luxodia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250