Туй өчен татарстанлылар матур даталар сайларга тырышалар
Күпсанлы парлар 26.06.2026да, 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, шулай ук 30 августта – Республика Көнендә никахлашырга ниятли, дип сөйләде ул
Татарстанда никахлашу өчен матур даталар сайларга тырышалар, дип уртаклашты «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина.
Мондый күренеш, нигездә, 6.06.2026да күзәтелде. Күпсанлы парлар 26.06.2026да, 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, шулай ук 30 августта – Республика Көнендә никахлашырга ниятли, дип сөйләде ул.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе статистикасы буенча, узган ел республикада никахлар саны 1,7% ка арткан, ә аерылышулар 20% ка кимегән. Бу күрсәткечләр буенча Татарстан Идел буе федераль округында иң яхшы регионнар рәтенә керә, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев