Төрлесе
Төзегәнне җимермәскә өйрәнергә иде
Без гадәттә гел зарланырга яратабыз, янәсе монысы юк, төземиләр, уңайлыклар тудырмыйлар... юкса, һәрнәрсә үз вакыты белән эшләнә дә кебек.
Урыслар әйтмешли, Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән. Бар хыялларыбыз да акрынлап тормышка аша. Спорт сарайлы булдык, бассейн төзелеп ята. Юллар чират буенча төзекләндерелә, асфальт түшәлә. Инде без "дүрт күз" белән көткән тротуарлар да салына башлады. Алда языласы канәгатсезлек хисләрем дә нәкъ менә шул тротуарлар хакында.
Берничә еллар элек бистә белән Норма авылын тоташтырып тротуар эшләделәр. Куанганны, шатланганны күрсәгез ул вакытта, төзүчеләргә дә, җитәкчеләргә дә атлаган саен рәхмәт укыдык. Озак та үтмәде Каенлык урамы башланган урында шәхси эшмәкәр кибет төзелеше башлап җибәрде. Моның ни катнашы бар диярсез инде. Бар, шул. Төзелеш башлагач тротуарларга зыян килде. Дәү тракторлар белән эшләгән чагында асфальт ватылды, яңгыр яуган вакытларда ул тирәдән үтеп йөри алмаслык булды. Юкса, төзелеш барган чагында шул урынга такталардан күтәртеп кечкенә күпер эшләп тә була иде.
"Факел" клубы янәшәсендәге бинада төзелеш барган чакта тротуарлар бозылгач агачтан махсус юл ясаганнар иде. Йөрергә дә уңай, пычрак вакытта аяк киемнәре дә пычранмый. Менә бит җаваплылык тойган җитәкчек әмәлен тапкан. Ник башкаларга да шулай эшләмәскә? Төзегәнне җимермәскә өйрәнергә иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев