Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Уен эш түгел яки умарта кортлары хакында

Умарта корты чагу төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Берәүләр аны җиңел кичерә, ә икенчеләрдә ул көчле аллергия китереп чыгарып, анафилактик шок ясарга мөмкин

Табиблар билгеләп узганча, бал корты агуында файдалы элементлар белән бергә, аллергия уята торган, тукымаларны зарарлаучы, нерв системасын ярсыта торган башка матдәләр дә бар.

Күпләр үзләренең бакча кишәрлекләрендә умарта кортлары тота, бу аларның милке һәм алар анда теләсә нәрсә эшли алалар дип уйлыйлар һәм шуның белән күршеләренә уңайсызлыклар да тудыралар. Әмма бүгенге көндә һәр эшчәнлекнең регламентлаштырылган булуын һәм әлеге кагыйдә умарта тотучыларны да читләп үтмәвен истә тотарга кирәк. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри.

100 квадрат метр җир мәйданында умарта оялары икедән дә артык булмаска тиеш. Кортлар белән барлык эшләрне дә «дымарь» кулланып кына эшләргә тәкъдим ителә. Шәхси хуҗалыкларда бары тыныч токымлы кортлар гына тоту рөхсәт ителгән (Башкорт, Карпат, Соры таулы Кавказ һ.б.). Шулай ук бал кортлары йогышлы, паразитар авыруларга каршы тикшерүләр үткән булырга һәм бу мәгълүматлар яӊа үрнәктәге умартачылык паспортына язылган булырга тиеш. Бары тик шулар нигезендә генә умарта ояларын күчерү, умарталарны һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Иӊ әһәмиятлесе, торак пунктларда умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр район ветеринария идарәсенә гариза язып, теркәлеп, инструктаж үтеп, таныклык (умарталык паспорты) алырга тиеш. Умарта тоту буенча таләпләрне бозучыларны җаваплылыкка тарту каралган.

Бал корты чакканда кешеләр табибларга сирәк мөрәҗәгать итәләр. Янәсе, бал корты чаккан урын кызара һәм бераз шешә генә. Әмма аллергия авыруы озак дәвам иткән кешеләр өчен умарта агуы бик куркыныч. Умарта тешләгәннән соң артериаль кан басымы түбәнәергә, сулыш органнары ялкынсынырга һәм үпкәләр кысылырга (Квинкс ялкынсынуы) мөмкин, медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәсә, кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Шуңа да бал корты чакканнан соң шунда ук саклык белән генә угын алырга, спирт белән эшкәртергә, салкын әйбер куярга һәм табиб яки фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Умарта корты чагу уен эш түгел, кайберәүләр өчен ул үлем белән тәмамланырга да мөмкин. Сак булыйк, сакланыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев