– 2022-2023 елларда машина йөртү таныклыгының срогы чыкса, өч ел эчендә алыштырмасаң да була икән, бу мәгълүмат хакмы?
Сорауга җавапны Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов бирде:
– Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Икътисад үсеше министрлыгы инициативасы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2022 елның 9 апрелендә 626 номерлы карар чыгарды. Анда 2022-2023 елларда гамәлдә булу вакыты чыккан машина йөртү таныклыклары 3 елга озайтыла диелгән. Ләкин, бу законга нигезләнеп, шоферлар машина йөртү таныклыгын алыштырмыйча йөрмәсеннәр иде, өч ел вакыт узгач, аны барыбер алыштырырга кирәк булачак бит.
Нет комментариев