Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Унбер кешенең бишесе шоферлар

Алар катлаулы хәлләрдә югалып калмыйлар

Тирә-якны чорнап алган көчле утка каршы көрәшүе бик авыр. Ярый әле бездә янгынга каршы көрәшүче курку белмәс, көчле, кыю, үз-үзен аямаучы кешеләр — янгын сүндерүчеләр бар. Әлеге һөнәр ияләре янгын сүндерү эшеннән тыш, аны булдырмау өчен дә тырышалар.

2011 елның гыйнвар аенда Яңгул авылында Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәтнең аерым посты ачыла.
 
Бүгенге көндә аның карамагында ике янгын сүндерү машинасы бар. Постта барлыгы унбер кеше хезмәт куя. Шуның бишесе шофер: Алмаз Гыйльфанов, Хәмит Хәтимов, Рөстәм Әхмадуллин, Раушан Әсадуллин һәм Раил Мөбарәкҗанов. Әлеге шоферлар арасында иң беренче эшли башлаучылар булып Хәмит Хәтимов белән Рөстәм Әхмадуллин торалар.
 
Хәмит абый 2024 елда лаеклы ялга чыккан, ә шулай да яраткан эшеннән китәргә җыенмый әле. Янгын бүлегендә эшләгәнче колхозда шофер булып хезмәт куйган, Яңгул мәктәбендә
машина йөртү серләренә дә өйрәткән остаз ул. Ә бүген көндә ул кешенең авыр
вакытында ярдәмгә ашыгучы. 
 
 
Әлеге пост 13 авылга хезмәт
күрсәтә, алар — Яңгул, Иске Көшкәт, Борнак, Иске Торҗа, Смәил, Шеңшеңәр, Ор,
Урта Көшкәт, Иске Салавыч, Яңа Салавыч, Биктәш, Салавыч Сәрдегәне һәм Алан
авыллары. 
 
 
— Безнең эшкә шушы авылларда
килеп чыккан янгыннарга йөрү генә түгел, ә һәр авылдагы су чыганакларын,
гидрантларны, су башняларын тикшерү дә керә. Шулай ук без һәр авылдагы мәктәп,
балалар бакчасы, клуб, фермаларны да тикшерәбез, — дип эшләре турында тулырак
таныштырып узды Яңгул аерым посты начальнигы Раил Алексеев.
 
Әлбәттә, янгын сүндерүчеләрнең төп бурычы булып янгынга каршы көрәш тора. Алар катлаулы хәлләрдә югалып калмыйлар. Ялкын телләренә киртә куйган вакытта оста эш
итүләре, дөрес кабул ителгән карарлары аркасында күп очракта зур югалтуларга,
матди зыянга юл куймау мөмкинлеге бирә. Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр, кешеләр
сездән ярдәм көткәндә, тиз арада янгын булган урынга барып җитеп, хезмәтегезне
югары дәрәҗәдә башкарып, исән-сау булырга язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерүчеләр