Рамазан ае төгәлләнде, мөселман булганнар арасында шундый сорауны еш ишетәсең. Мөселман булган кешегә ураза тоту фарыз диләр бит. Шул фарыз гамәлне райондашларыбыз үти алганмы? Берничәсенә генә сорау биреп карыйк әле:
Илдар абый, 55 яшьләр тирәсе:
- Бер елны да руза тотмый калган юк. Тәравихына да йөрим, эшемне дә алып барам, өемне дә салам. Өлгер мин дип мактанасым килми. Намазга баскач әнә шулай бөтен эшкә дә өлгерә башладым. Хатыным да ураза тотты, даруларын иртәли -кичли генә эчте. Һич дару эчми торалмый иде, ияләнде булса кирәк. Уразаның файдадан кала зыяны юк. Көнең дога белән башлана, дога белән төгәлләнә.
Лилия, 39 яшь:
- Нинди монда, дөнья эш.Төнгә чаклы да бетми, әле генә ятабыз, шундук таң ата. Өч баланы карарга, эштән арып кайткан ирне багарга да кирәк бит. Бер тапкыр мәчеткә бардым, әмма ураза тоталмадым.
Марат, 20 яшь чамасы:
- Без гаиләдә биш кеше, бишебез дә ураза тота. Кечкенә чагыбызда ук әби-бабай белән бергә әти дә, әни дә ураза тота иде. Хәзер без дә кушылдык. Бергәләп сәхәр ашыйбыз, бергәләп авыз ачабыз. Әби ифтарга көн дә нәрсә дә булса пешерә. Кызык ул әби, хәтерлим әле, әти уразага кермәсә, көндез берни дә пешерми дә , җылытмый да, без ураза дип тик утыра (ашарга бездә әби пешерә).Әти дә өйрәнде, ураза тота башлады, барыбер эшеннән ач кайта, салкын чәй эчеп, ач китә... Хәзер әти белән бергәләп тәравихка йөрибез. Рамазан ул көн дә бәйрәм бүләк итә дияр идем.
Гөлия, 48 яшьлек:
- Уразасын тотмадым, әмма мәчеткә тәравихка йөрдем.Калсам ике көн калганмындыр. Җаным тынычланып кайта, ичмасам. Авыз ачтырдым, фитыр сәдакасы бирдем. Кадер кичәсенекен дә бирдем. Зиратка барып, якыннарның каберләрен бер кат күздәнкичердем. Чиста, буялган, тәртип. Гает көнне барлык туганнарым килә,мәчеткә , зиратка баралар, бергәләп камыр изеп, коймак пешерәбез. Шулкадәр яратам мин гаетләрне, тыныч, рәхәт, күңелле була.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев