Үзе яшәгән төбәкне данлаучы мөгаллим
Районның мәгариф тарихын саклаучы Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗановка 95 яшь
Балтач авылында колхозчы гаиләсендә туган сугыш чоры ятиме Мәгъсүм абыйга тормыш җиңел бирелми. Әтиләре сугышка киткәндә яшь ярымлык булып калган сеңлесен дә карашырга, белем алырга, фронтка ярдәм йөзеннән колхоз эшенә дә йөрергә кирәк. Ул еллардагы хезмәтен исәпкә алып, 1947 елда Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Хезмәт баскычларын Карадуган мәктәбендә башлап җибәрә. Яңгул мәктәбендә дә укыта. 4 ел Тын океан яр буе оборонасы гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Балтач урта мәктәбендә военрук итеп билгеләнә. 40 елдан артык укытучы булып эшләгән елларының 38 елы Балтач урта мәктәбе белән бәйле. 1991 елга кадәр, пенсиягә киткәнче алыштыргысыз география фәне укытучысы була.
Үз эшен төгәл белгән, таләпчән һәм яңалыкка омтылучан, иҗади мөгаллим була, актив хезмәт эшчәнлеге алып бара. 1962-1980 елларда хезмәт һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып тора. Шушы чорда Балтач урта мәктәбе ТР Мәгариф министрлыгының база мәктәбе булып санала. 1962 елда Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә чыгыш ясый, бронза медаль белән бүләкләнә. 1966 елда Бөтенрәсәй конкурсы Почет китабына кертелә. Татарстан Республикасы укытучыларының белемен күтәрү институтында география фәне буенча иҗади эшләүче укытучы буларак чыгышлар ясый, 20 ел район география укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.
Ул 1981 елда Ереван шәһәрендә уздырылган Бөтенсоюз педагогик укуларда катнаша. СССР Мәгариф министрлыгы, СССР Фәннәр Академиясенең Мактау таныклыгына лаек була. 1987 елда мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен РСФСРның «Халык мәгарифе отличнигы», «Балтачның мактаулы гражданины», күпсанлы мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына лаек булган Мәгъсүм ага хәзерге көндә саллы 8 китап авторы да: «Буразналардан сирпелгән җылылык», «Ташны ярып үскән гөлләр», «Алгарыш ташкыны — ак җилкәннәр», «Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт», «Әрәмәләр шавы», «Сорнай», «Ызаннарда безнең эзләр» һәм «Мәктәбемә карыйм чорлар аша».
Мәгъсүм ага «Алгарыш ташкыны — ак җилкәннәр» китабының кереш өлешендә язганча, «...язмалар купшы сүзләр, кирәксез мактау, мактану рухында түгел, тормышта булганча, кешеләр фикеренә, шәхси уйлануларыма нигезләнеп, мәгариф тормышындагы вакыйгаларга бәйләп язылдылар». Аның һәр китабы, Яңгул авылы ятимнәр йортына багышланганмы, район «Сельхозхимия» оешмасы тарихын яктыртканмы, «Яңа тормыш», «Сорнай» хуҗалыгына берләшкән авыллар, милләтләр язмышы турындамы, бар да архив материалларына, һәр чор геройлары фикерләре аша вакыйгаларны һәрьяклап яктырта, төрле өлкәдә эшләгән чын хезмәт кешесенә багышланган, аны мактаган, данлаган, тарихка кертеп калдырган.
«Сорнай» китабының йомгаклау өлешен Мәгъсүм ага «Соңгы талпыну» дип атый. Бу язмада ул, «төп максатым авылымны яратып яшәүче хезмәт кешеләре турында якты истәлекләр туплау һәм язу иде... Электән үк җыйналган мәгълүматларым һәм Балтач энциклопедиясенә бирелгән язмаларымның саклануы фикерен бераз гына киңәйтеп язарга уйладым», дип ассызыклап уза. Күпләр бу юлларны укыгач мөхтәрәм укытучыбыз гомеренең соңгы 40-50 ел гомерен тарихыбызны барлауга багышлаган өлеше белән хушлашырга җыенган икән, дип уйлагандыр. Әмма күңелендә йөргән, үзе белән бер гапләшкәндә әйткәнчә, зур тарихлы, совет чорында районда, мөгаен, иң күп укучыга белем һәм тәрбия биргән белем учагы турында язмыйча булдыра алмаган. Минем белән эшләгән, инде бакыйлыкка күчкән шушы мәктәптә хезмәт куйган укытучылар үпкәләрләр, дигән уй-фикер дә шушы хезмәткә алынырга этәргеч булды, диде ул. Һәм дистә еллар буе туплаган материалларга таянып, һәрчак ярдәмгә килүче фикердәшләре булышлыгы белән ул «Мәктәбемә карыйм чорлар аша» хезмәтен дөньяга чыгара.
— Балтач урта мәктәбе белән бәйләнеше булган мөгаллим-мөгаллимәләрне тасвирлаганда, артык чуарлыкларга тукталмый, профессиональ яктан бәяләп эш ителде. Ягъни, укытучының кемлеге, аның эшчәнлеге, мәктәп тормышында һөнәри осталыгы һәм хәзерлеге, активлыгы, уңышлары, бүләкләре, коллектив эшчәнлегендәге урынын күрсәтү, булдыра алган кадәр тулырак, истәлекле итеп калдыру күздә тотылды, — дип яза автор. Һәм үзенең максатына автор ирешкән, дип әйтергә тулы нигез бар.
«Тарихны киләчәккә язып калдыру өчен әллә ни батырлыклар кылырга кирәк түгел. Бары авылны, тормышны, кешеләрне яратырга кирәк», — дип язды Мәгъсүм ага һәм ул шушы сүзләренә һәрчак тугры булып калды.
Тынгысыз җанлы мәгариф ветераны Мәгъсүм Абдуллович тормыш иптәше Әминә ханым белән Балтач бистәсендә яшьләргә үрнәк булып яшиләр. Әминә апаны, бер дә арттырмыйча, соңгы чыккан китапларның авторларының берсе, дип атасак та буладыр. Тормышта иңне-иңгә куеп атлаган, Мәгъсүм абыйның һәр башлангычында терәк булган, ышаныч өстәгән, төшенкелеккә бирелергә юл куймаган олы йөрәкле Әминә ханым һәрчак тыйнак булды. Язмабыз героеның 95 яшьлек юбилеен каршылауда аның өлеше бихисап, зур рәхмәт аңа! Бер кыз, ике ул үстереп, оныклар багучы бу соклангыч гаиләгә «Хезмәт» газетасы редакциясе исеменнән тигезлек, сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев