Үзе матур, үзе тәмле!
Яңа исемнәр
Без малай чакларда, 1965-1968 еллар булды микән, урамга чыксам, күршем, чордашым Ильясов Зөфәр капка төпләрендә, эскәмиягә җайлап утырган да, әкрен генә, тәмләп ипи кисәге ашап утыра иде. Ул ипидән чыккан тәмле ис, бөтен тирә-якка таралган. Фатыйма апа аны нинди оннан пешергәндер, хәзер дә шуны сокланып исемә төшерәм. Сорагач, Зөфәр ул турыда аңлатты инде, истә калмаган шул. Зөфәр армиягә киткәч, Фатыйма апа чакырып алып, тәмле итеп сыйлап та чыгарган иде. Ул вакытта да аналар балаларын кайда гына китсә дә, яратып, сагынып көтеп алалар иде.
Зөфәр миннән бер яшькә генә олы булса да, олы абыем кебек иде. Ул гел миннән алда барды. Армия хезмәтенә киткәнче гел бергә, дус булдык. Казанда да очраша, бер-беребезне яклый идек. Зөфәр армиядә вакытта сагынышып хатлар языштык.
Фатыйма апа бигрәк чибәр, акыллы ханым иде, күзләре белән бер тутырып караса, дөньялар яктырып китә иде. Күршеләребез, авылдашларыбыз бигрәк әйбәт кешеләр иде шул!
Дустым Мөхәммәтҗанов Фәргәпнең әнисе Мәрьям апа (хәзерге вакытта авылда яшәүче Фәүгат кордашның әнисе) ап-ак коймаклар пешерә, аны матур итеп, тезеп тә куя иде. Аларны күргәч, авыздан сулар килә. Безнең өйдә күбрәк коймакларны арыш оныннан пешерәләр, алар караңгырак төстә була. Ул заманнарда ак он табу җиңелләрдән булмагандыр.
Мәктәптә бәйрәм вакытларында бер стакан компот өстенә ипи белән ит кисәге куеп сыйлыйлар иде. Аларны Вәфия, Нурания апалар матур итеп һәр парта өстенә тезеп чыгалар иде. Ул итенең тәмлелеге, сыер ите иде бугай, колхоз биргәндер инде.
Классташым Мәннәнов Рәҗәп белән берничә ел бер партада утырдык. Аларның иске өйләре каршында кытай алмалары (китайский дип атый идек) бар иде. Тәнәфестә Рәҗәп өйләренә кайта да, ипи кисәге белән кечкенә, баллы кытай алмасы кыстырып килә. Аннары шуларны бик тәмле итеп ашый иде.
Авылга кунакка кайтсам: «Мөнәвәрә апагыз аш салды, әйдәгез, шулпа ашап чыгарсыз!» — дип Моратхан абый кереп җитә иде. Аларның өстәлендә әлюмин тәлинкәдә ит белән суган тора иде. Без Моратхан абый белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Мөнирә, Венера, Илхан үз якларында дәрес хәзерлиләр, мин аларны сирәк күрдем, ул вакытта балалар нинди тәртипле булган шул.
Әнием Рәфисә кеше килсә, коймак пешерергә ярата иде. Токмач кыздырган көн безнең өчен бәйрәм була, шуны шулкадәр ярата идек. Әни, әйдә чәй эчик дип, әнигә ялына идек, чөнки чәй эчкәндә шикәр кисәге эләгә. Ул елларда тормыш авыр иде әле, шул 1973 еллардан соң гына ашау ягы әзрәк рәтләнеп китте кебек.
Хәзерге заманда инде, нәрсә теләсәң шуны ашарга була. Кибетләрдә азык-төлек өелеп тора. Ашарга пешерүнең дә үз осталары бар шул. Камырдан да төрле рәсемнәр, орнаментлар, бизәкләр ясарга була икән.
Авылдашым Фәйзрах-манова Нәзирәнең дә пироглары, бәлешләре, каравайлары төрле скульп-тураларны, барельефларны, борынгы, тарихи иске тимер тәңкәләрне, чулпыларны хәтерләтә. Талантлы кеше, бөтен яктан да талантлы шул. Иҗатыңда уңышлар телим, классташ!
Зөлфәт Хәйруллин,
Чапшар авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев