Узган җәйнең моңсу хатирәсе
Ике – ак, ике кара төенчек кебек песи балаларының гомерләре кыска булды.
Көннәрдән бер көнне апаларның ихатасына бер песи килеп кергән. Кап-кара, бәләкәй генә песи баласы. Кергән дә чыкмаган. Тегеләй дә, болай да куып карыйм, килә дә керә, ди апа. Ул песиләргә мөкиббән кеше түгел инде, ләкин җан иясен кыерсытырга да курка. Бик матур песиләрен машина таптап киткәч, йорт хайваны алмаска дип сүз дә биргән иде. Кыскасы, ничек кенә тырышса да, теге песине ишек алдыннан чыгарып җибәрә алмады ул. Ярар, җәй көне ихатада яшәр инде, салкынайткач карарбыз, диде.
Иң кызыгы Казаннан җәйге каникулга оныклары кайткач башланган. Әминә белән Таһир песигә өйләр ясап, мендәрләр түшәп әвәрә килгәннәр. “Ичмасам, балаларга бер юаныч булды”, диде апа телефоннан.
Юк, иң кызыгы мин кайткач башланган икән. Кем әйтмешли, күз – алмаз бит инде. Карадым да: бәй, апа, песиең бәби көтә бит, димен. Ата песи бугай ул, дип өметләнгән апа бөтенләй коелып төште. Я Ходай, аның балаларын нишләтермен инде, дип хафага калды. Ә песи, чыннан да, бик бәләкәй, үсмер бала кебек кенә инде, ну иртә өлгергән. “Ярар, минәйтәм, бу бәләкәй нәрсәңнең я бер, я ике баласы булыр инде. Кешесе дә табылыр, таратырбыз”, – димен.
Иң шатланганы, әлбәттә, балалар булды. Песи – бер шатлык, ә бәбиләре дә булса, монысы әйтеп аңлаталмаслык шатлык. Кемузардан исем эзли башладылар. Әйтергә дә онытканмын, бу кап-кара песигә, аны Маугли турындагы әсәрдәге пантерага охшатып, Багира дип исем куштылар.
Көннәр үтә торды. Багира йомрыланып китте, хәрәкәтләре салмакланды. Инде йөгереп уйнамый, дәрәҗәсен белеп, бәби көткән хатын шикелле, тартма өендә генә утыра. Кулына энә белән җеп тоттырсаң, бәйләм дә бәйләр иде валлаһи. Әйткәндәй, бик акыллы песи булды ул. Кушканны үти, ашый, йоклый, соранып йөрми, аякка уралмый.
Беркөнне иртән Багира юкка чыкты. Песиләрнең яшеренеп балалавын белгәнгә, сабыр гына көтә башладык. Каян килеп чыгар икән бу, дибез. Апа инде ничәү микән, дип баш вата. Икедән артмаячак, дип бәхәскә дә кердем әле. Шулай булса гына ярар иде, ди апа.
Багира икенче көнне дә, өченчесендә дә кайтмады. Дүртенчесендә арып-алҗып тартма өенә кайтып ятты. Балалаган, ләкин алар юк. Песиебез ашый, йоклый да, бер мизгелдә әллә кая кереп югала. Ихатадан да, бакчадан да эзлибез, “тынычлык минутлары” игълан итеп, песи мияулаган тавышларны тыңлап карыйбыз. Юк, балалары табылмый. Хәзер дүртебез дүрт яктан Багираны саклый башладык, янәсе, кая кереп киткәнен карап торабыз. Песи хәйләкәр, мизгел эчендә юк була. Без карашып торып калабыз.
Шулай ике атналап вакыт үтте әле. Бер иртәдә апа торып тышка чыкса, күтәрмәдә ике баласы белән Багира ята икән. “Мәгез инде, карагыз”, дигән кебек миңа этеп-этеп куя песикәйләрне, ди. Ә алары ап-ак ике төенчек, инде күзләре ачылган, алпан-тилпән йөгерә дә башлаганнар.
Ул көнне безнең өчен бәйрәм булды. Бәби туе да ясап алдык. Балалар тыштан да кермәде. Исем куштылар, урын әзерләделәр, мәш килделәр. Телефонга текәлеп утырмаулары да әйбәт бит инде. Җан иясен карыйлар, үзенә күрә бер тәрбияви момент. Мин дә оттым бит инде: икәү була дигән идем, шулай булды да.
Багираның үзенең балаларына әллә ни исе китмәде кебек. Ашатты, ялады, саклап та йөртте. Ләкин сирәк кенә каядыр китеп югалулары дәвам итте. Шулай тагын ике атналап вакыт үтте. Бервакыт күрше хатыны: “Безнең келәт астында песи баласы тавышы килә”, – дип сөйләнә башлады. Колагыңа ишетеләдер, безнекеләр өйдә, дибез. Шулай да Әминә барып карарга булды. Һәм шунда ук чандыр гәүдәсе белән келәт астына шуышып кереп китте дә бер песи баласын тартып чыгарды. Багираның үзенә охшаган, кап-кара ук түгел, каралы-сорылы. Бераз зәгыйфьрәк тә кебек. Теге ак песиләр инде пыр тузып йөгерешә башлады, бу әле әкренрәк. Ай буе келәт астында ятуының нәтиҗәседер бу дип, моны дәваларга тотындык. Чепиләгән күзләренә дарулар салдык, ашказанын рәтләдек. Әминә белән Таһир күрше апаларына “Үлемгә таручыны коткарган өчен” грамота белән бүләкләр кертеп чыктылар.
Берничә көн үтте. Бервакыт күршеләрнең келәте янында тагын песи мияулаган тавыш ишетелгән. Бу юлы песи бик төптә булган, тиз генә алам димә. Күрше-күлән җыелып келәт такталарын күтәреп, көчкә тагын бер песи баласын чыгарганнар. Шундый ук кап-кара, йончу. Шулай итеп песи балалары дүртәү булып китте (минем фаразлар рас килмәде). Багира барысын да карый, ашата, ләкин тәүге икесенә мөнәсәбәте яхшырак инде. Әллә аларны аталарына охшатып яратты микән.
Тора-бара соңгы песиләргә дә дәрт керде, бераз көрәеп тә киттеләр. Чыпчык ише кошларга сикерә башладылар, әниләре уйнатырга тычкан да алып кайткалый. Әмма теге ике ак песигә җитәлмәделәр инде. Әниләренең аларны аеруларын да сизделәр бугай. Без Багираның бу кылыгын бөтенләй аңламадык: ничек балаларны аерып була соң ул? Берләре – ак, икенчеләре кара булгангамы? Болары сәламәт, тегеләре чирле булудамы сәбәп? Гадәттә, ана зәгыйфьрәк, сүлпәнрәк, шөкәтсезрәк баласына күбрәк игътибар бирә, бөтен кызгану-борчылулары белән бергә ярата. Песиләрдә алай түгел микән? Нәкъ ак балаларын алып кайтуы нәрсәне аңлата? Болары – матуррак, яратырлар, зыян китермәсләр, диде микән?
Бу сорауга җавапны Интернет бирде. “Ана мәчеләр, шәхси ихтыяҗларына карап, төрле балаларына төрле игътибар күрсәтә ала. Сүз преференцияләр турында түгел, ә һәр песинең ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында бара. Мондый тәртип аларның бәйсезлеген үстерергә һәм гомум иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә”, – диелгән анда. Баксаң, чирле баласын читкә тибеп, аңа бу тормышка яраклашырга ярдәм итә икән песи. Ышансаң, ышан...
Без үзебез дүрт песине дә тигез яраттык. Шуклары карлыган арасына кереп югалса, көне буе эзләп җәфаландык. Усалрак тавыклардан сакладык, бәйләнчек кошларны кудык.
Җәй үтте. Әминә белән Таһирның китәр вакыты җитте. Берсен булса да алып китәселәре килгән иде дә, әтиләренең бер күз карашы теләкләрен тиз сүндерде. Өйләрендә эт тә, песи дә бар шул инде. Монысы артык. Елый-елый машиналарына утырып, көн дә фотоларын җибәрүне үтенеп, кузгалды казанлылар.
Балалар китү белән песи балалары да күңелсезләнеп калды. Уйнатучы, сөюче юкка әллә. Бер карасы бөтенләй йончыды. Апа бер иртәне аның җансыз гәүдәсен генә тапкан. Иң чирлесе булгач, иң кызганычы да, иң жәлләткәне дә шул иде. Озак та үтмәде, икенче карасы да үлде. Ә берничә көннән Багира үзе җан тәслим кылды. Ике ак песи ятим калды. Апа, көннәр суыткач өйгә алып керермен инде, дип планнар корган иде дә, тормышка ашмады. Алары да бер-бер артлы үлеп китте.
Песиләрнең язмышы шундый аянычлы булды. Үлемнәренең сәбәбе билгесез булып калды. Агулы тычканга эләккәндер, диде апа. Авылда күпләрнең песие шулай кырылган. Багира балаларына да тычканнарны күп алып кайтты шул, сөте дә агуланган булгандыр инде. Барысына шушы сәбәпчедер, дигән фикергә килдек.
Ә менә балаларга бу хакта әйтә алмадык. Әниләрен дә, балаларын да бер яхшы кешеләр алып китте, аларга песиләр нык кирәк булган, диде апа. Адресларын, телефон номерларын сорап җәфаладылар әле. Бала күңеле дә нидер сизенгәндер, күрәсең.
Песиләрне үзебез генә белгән җиргә күмеп куйдык. Үткән-сүткәндә искә алабыз. Алар узган җәйнең бер якты хатирәсе булып күңелебездә калды.
Автор:Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев