Узганнарга күз салсак...
Үзем авыл хужалыгы өлкәсендә эшләгән белгеч буларак, авылыбызда оешкан һәм үзем эшләгән колхоз-хуҗалыклар тарихы бик якын
Быел колхозлар оешуга 95 ел була. Борнакта иң беренче колхоз 1929 елда оеша башлый, ул 17 хуҗалыкны берләштерә. Колхозлашу авырлык белән бара. Шулай булса да, авылыбызда колхоз 1931 елда оешып бетә. Аңа «Кызыл Партизан» исеме бирәләр. Беренче рәис итеп, нигәдер, Арбор кешесен – Габдрахман Шакировны куялар. Ә 1943 елда сугыштан яраланып кайткан, яшь егет Хөрмәтулла Габдуллин колхоз рәисе итеп сайлана. Ул бу хезмәттә 25 ел эшли. Барлык ир-атлар сугышта булганлыктан, аңа җиңел булмый. Ул үзенең бөтен көчен, фронтта алган чыныгуын колхоз эшенә җигә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе бушка китми. Инде Чапаев исемен йөртә башлаган колхоз икътисады уңай якка үзгәрә. Төзелеш эшләре башланып, сыер фермалары, мәдәният йорты, кибет, балалар бакчасы, колхоз идарәсе бинасы төзелә. 1968 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул персональ пенсионер булып лаеклы ялга китә. 1968 елның декабрендә колхоз рәисе итеп Дамир Габдрахмановны сайлап куялар. Ул эшли башлаган елларда корылык була, читтән салам ташып терлек туйдыралар, өстәвенә авылда зур янгын чыга. Шундый авырлыкларга карамастан, колхоз рәисенең үжәтлеге, тырышлыгы аркасында, ул вакыттагы белгечләр ярдәме белән колхоз елдан-ел зуррак үрләр яулый. 1974 елда районда беренчеләрдән булып мөгезле эре терлек фермасында, соңрак дунгыз фермасында ике сменалы эш оештырыла. Шул чорда эшләгән баш зоотехник Васыйл Төхвәтуллин, ферма мөдире Гөлсирә Галиәхмәтова, учетчик Рәсүлә Нәкыйпова, экономист булып эшләүче Гөлфинур Мостафиналарның хезмәте зур була. Ике сменалы эш оештырылып, 1976 елда колхоз һәр сыердан 3617 килограмм сөт сава. Районда ул чорда бу иң зур күрсәткеч була. Колхозның зур үрләр яулавында терлекчеләрнең, механизаторларның тырышлыгы, фидакарь хезмәте бәхәссез. 1981 елның гыйнвар аенда Дамир Хәбибрахмановичны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп районга эшкә алалар. 1981 елдан 1989 елның декабренә кадәр колхоз рәисе булып Равил Закиров эшли. Колхоз икътисадын тотрыклы итүдә һәм аның үсештә булуында Равил Габделхак улының хезмәте зур булды. Үзгәртеп кору еллары башлангач, Чапаев исемендәге колхоз «Шушма» кооперативы дип үзгәртелә. Кооператив белән 1989 елның декабреннән 2010 елга кадәр Фәрит Җамалиев җитәкчелек итә. 1996 елда авылда мәчет ачыла, беренче имамы Нәҗипов Нәкыйп абый була. Бүген мәчетебез аның хөрмәтенә Нәкыйп мәчете дип атала. 2010 елның февраль аеннан кооператив белән, ниһаять, үзебезнең авыл егете Рәфкать Нәҗипов җитәкчелек итә башлый. Шушы кыска вакыт аралыгында терлекчелектә һәм игенчелектә зур үсеш ясалды. 2010 елда күмәк хуҗалыкта көндәлек 23 центнер сөт савылса, бүген көндәлек савым 150 центнердан да артык! Игенчелектә тотрыклы уңыш алына, ныклы терлек азыгы базасы булдырылды. Бу уңышлар механизаторларның, белгечләрнең бердәм булып, намуслы, фидакарь хезмәтләре, җитәкчелек-нең алга карап, дөрес юнәлеш бирү нәтиҗәсе, зур уңышларның нигезе. 2025 елда кыска гына вакыт эчендә 600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы сафка басты, заманча савым залы сыер савучыларның хезмәтен күпкә җиңеләйтте.
Уңышларыбыз гади хезмәт кешесенең тырышлыгы нәтиҗәсе икәнен яхшы беләбез. Язмамда колхозыбызның кыскача гына тарихы бәян ителде. Урыннарда, мәдәният йортындамы, мәктәпләрдәме, гади хезмәт кешесе, тарихыбыз турында материаллар җыелып, балалары-бызга, оныкларыбызга аңлатырлык, җиткерерлек итеп булдырылсын иде. Чөнки Кешегә гомер бер генә бирелә, ә Тарих мәңгелек!
Гөлфинур Сәләхетдинова,
Борнак авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев