Вак чебеннән ничек котылырга?
Яшелчә орлыклары чәчәр алдыннан әлеге киңәшләргә күз салыгыз.
Вак чебеннәр юеш җирне ярата. Алар нәкъ шушындый җирдә йомырка сала. Моннан тыш, ашламага бай урынны яраталар.
Тагын да шуны билгеләп үтәргә кирәк: күпчелек очракта без кибеттә үк вак чебеннәр белән зарарланган туфрак сатып алабыз. Шуңа белгечләр туфракны марганцовка эремәсе белән эшкәртеп яисә җилләтеп алырга киңәш итә.
Вак чебеннәрнең төрлесе була. Чәчәкләрдә ак төстәгеләре ешрак оча. Аларның карышлавыклары үсемлекләрнең тамырларына зыян китерә. Сарды дип аталган кара эшләпәләрне чәчәк төбендә еш күрергә мөмкин. Аларның да личинкалары үсемлек тамырына зыян китерә. Вак чебеннәр күбәеп китсә, җирнең сыйфаты да начарая, һава йөрми башлый.
Ак төстәге вак чебеннәр бегония, фуксия һәм башка төрле йомшак яфраклы чәчәкләрне үз итә. Ә менә каралары фикус, азалия, миләүшә кебек чәчәкләрдә кунаклый.
Алардан ничек котылырга соң? Чаралар күп, үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.
Беренче чиратта, су сибүне чикләгез. Үсентеләрнең тамырын чылатып, 2-3 сантиметр тирәнлектә генә су коегыз. Вак чебеннәрнең личинкалары корыда тиз юкка чыга. Җир корып китсә, су сибәр алдыннан туфракны йомшартып алыгыз.
Суның сыйфаты да йогынты ясый. Краннан алынган су сипмәгез. Аны ким дигәндә бер тәүлек банкада тотарга кирәк. Яшелчә, йомырка пешергәннән соң калган су үсемлекләргә бик файдалы. Әмма, вак чебен булган очракта, бу алымнан баш тартырга кирәк, чөнки алар мондый судан туклану өчен азык ала һәм бик тиз үрчиячәк.
Җиргә марганцовка эремәсе сибегез. Чәчәкләрнең яфрагын сыек сабын белән юыгыз. Үсемлекләргә туралган сарымсак төнәтмәсе сибү дә файдалы. Моның өчен 3 сарымсак тырнагын бер литр суга салып, 4 көн тотарга кирәк.
Химия кулланырга карар итсәгез, дихлофос яисә "Мухоед", "Инта-Вир", "Актара" кебек инсектицидлар ярдәмгә килер. Эшкәртер алдыннан инструкция белән танышырга кирәк.
Әгәр химия кулланырга теләмәсәгез, вак чебеннәр өчен махсус тозаклар кулланыгыз. Башта күкертле ягы белән җиргә тыгылган шырпы да ярдәм итә. Җиргә көл, тәмәке оны сибү, цитруслар кабыгын салу вак чебеннәрне юк итүгә булыша ала.
Әгәр вак чебеннәр бик нык үрчеп китсә, үсемлекләрне башка субстратка күчереп утыртырга туры килә.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев