Бакча җиләге өлгерер вакыт та җитте. Уңган хуҗабикәләр викториядән кайнатма, джем яки компот ясауның үзенчәлекле яңа рецептларын эзли.
Шуны истә тотып, аларга бу уңайдан бераз ярдәм итәсе килде. Безнең рецепт буенча ясала торган кайнатма барыннан да элек джемны хәтерләтә. Шуңа күрә аны камыр ризыклары (бәлеш, бөккән) эчлеге итеп тә кулланырга була. Бу вареньены кайнатырга яки суыткычыгызда урын булганда, "тере" килеш калдырып, кайнатмаска да була.
7 стакан шикәр комы, 5 стакан җиләк, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк.
Кайнатмыйча
Җиләкне юып, чүпләреннән чистарткач, тишекле чүмечтә саркытабыз. Шуннан блендерга салып ваклыйбыз. Тик кечкенә җиләк кисәкләре калырлык итеп, җиңелчә генә вакларга кирәк. Шуннан җиләк өстенә шикәр комы салабыз. Шикәр комы эрегәч, лимон кислотасы өстибез дә агач кашык белән болгатабыз. Стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, суыткычка куябыз.
Кайнатып
Эрегәч, плитәгә куеп, кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алгач, салмак кына утта 20 минут кайнатабыз. Кислота салып болгатабыз һәм тагын 5 минут кайнатып алабыз. Чиста коры банкаларга тутырабыз да тимер капкач белән каплыйбыз.
Виктория вареньесын кайнап чыгуга ук банкаларга тутырып куйганда, барлык җиләкләре өскә калкып чыгачак. Шуңа күрә аны бер көн тоткач кына тутырыгыз.
Чыганак: vatantat
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев