Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен, Хәрби-диңгез флоты ветераны Рафил Зөфәр улы Гомәров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Кургем авылыннан хезмәт ветераны Любовь Сергеевна Чумакова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте сыер савучысы Рима Камил кызы Закирҗанова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, пенсия белән тәэмин итү эшенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район Пенсия фондының баш белгече Гөлзидә Самат кызы Хәкимҗанова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Дуслык» җәмгыяте автомеханигы Рамил Раиф улы Габдрахманов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Нәтиҗәле хезмәте, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Һава-десант гаскәре ветераны Дмитрий Александрович Колесников Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач сөт-май комбинаты операторы Ринат Рәхим улы Шиһабетдинов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Бәхет» кибете товароведы Гөлназ Гафур кызы Моричева Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, физкультура-сәламәтләндерү эшендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Зөлфәт Зөфәр улы Нәбиев;
- Руслан Эрнстович Михайлов;
- Фәнил Фаил улы Ибраһимов;
- Тимур Фәргать улы Гатауллин;
- Елена Владимировна Горбенко;
- Әлфинә Әдһәм кызы Ибраһимова;
- Рузалия Тәлгать кызы Усманова;
- Фәния Мокатдәс кызы Галимова;
- Хәмдия Мансур кызы Гарәфетдинова.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Яңа тормыш» җәмгыяте технологы Газинур Мансур улы Закиров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев