Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Хушлашу сүзе

Рифат Мидхәт улының гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр

Районыбызда халыкка бик кирәкле социаль объектларны төзүдә, авылларның йөзен заманча итеп үзгәртүгә, заманча ремонтланган биналарны файдалануга тапшыруда ике дистә елдан артык гаять зур көч керткән мөхтәрәм җитәкче Рифат Мидхәт улы Закиров сентябрь ае башында вакытсыз арабыздан китте.
1965 елда данлыклы Түбән Кенәдә авылдашларына үрнәк булган гаиләдә туып, тәрбияләнгән Рифат Мидхәт улы туган ягын чын күңелдән яратты, барлык тормышы районыбыз белән бәйле булды. Аның хезмәт юлы Карадуган җирлеге Калинин исемендәге колхозда механизатор булып башлана, Казан ветеринария институтына укырга керә, аны тәмамлап, туган авылында ветеринария табибы булып эшли башлый. Үз эшен яхшы белгән белгечнең тырышлыгын күреп, аны «Таң» колхозына җитәкче итеп тәкъдим итәләр, 1992-1999 елларда шушы хуҗалыкны җитәкли. Ул эшләгән чорда Көшкәтбаш авылына газ кертелә башлады, авылдан ничә дистә еллар азапланып менә торган тау киселеп, яңа күпер салынды, мәһабәт мәдәният йорты файлануга тапшырылды, яңа мәчет төзелде. Рифат Мидхәт улының ул елларда төзелешкә булган мөнәсәбәте 1999 елда ялан кырда эшен башлаган «Водстрой» ширкәтенә җитәкче итеп билгеләнүенә саллы дәлил булгандыр.
Шушы вакыттан башлап, егерме биш ел дәвамында бу оешманы җитәкләп Рифат Мидхәт улы үзен максатчан һәм зур ихтыярлы җитәкче, оста идарә итүче, кешеләр белән уртак тел табучы һәм үз эшенең чын остасы буларак танытты, район җитәкчеләре, район һәм республика төзүчеләре арасында зур абруй казанды. Бу чор дәвамында җитәкче буларак аңа төзелеш өлкәсендә мөһим, авыр бурычларны да хәл итәргә туры килде. Рифат Мидхәт улы җитәкләгән оешма тарафыннан районда бихисап санда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, торак һәм административ биналар төзелде, заманча ремонтланды, зур күләмдә газлаштыру эшләре башкарылды.
Кызганыч, гомеренең иң нәтиҗәле эшләү чорында, еллар буе туплаган тәҗрибәгә таянып, буй җитмәслек үрләр яуларлык вакытта олы ихтирамга лаек булган җитәкчене, дустыбызны кинәт югалттык. Безнең арадан бакыйлыкка күчкән Рифат Мидхәт улын югалту гаиләсе һәм якыннары, үзе җитәкләгән «Водстрой» ширкәте һәм районның төзелеш тармагы, аны шәхсән белгән һәркем өчен зур кайгы.
Рифат Мидхәт улының гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Р.Р.Нотфуллин, М.Х.Зарипов, А.Ф.Хәйретдинов, Н.Н.Сабирҗанов, Ф.З.Әхмәтханов, Г.Д.Дәүлиев, Р.А.Таҗетдинов, Ф.Г.Ситдыйков, Ф.Г.Гафиуллин, Р.К.Нигъмәтҗанов, И.С. Сабиров, И.Н.Сәгъдиев, В.М.Зәкиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев